“Намус” агрофирмасында намуслы эшлиләр
“Намус” агрофирмасы бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. 16 августта намуслылар көзге чәчүгә кереште.
“Намус” агрофирмасының Шуганка, Баланлы, Михайловка, Ташлыяр, Атлас, Олы Чакмак, Сал.Мухан, Үрнәк авыллары басуларында барлыгы 13479 гектар җирләре бар. Быел алар 5 мең гектарда – көзге бодай, 1600 гектарда – язгы бодай, 1301 гектарда арпа үстерделәр.
Шуганка авылы янындагы басуда бүген ике чәчү комплексы эшли. “Джон Дир” тракторында “Хореш- Пронто” тагылма комплексы белән көзге бодайның “Прииртышский”, “Скипетр-Элита”, “Скипетр-РС-1” сортларын җир куенына иңдерәләр. Көзге чәчү 2700 гектар мәйданда башкарылачак.
Ир-егетләрнең булдыклылары эшли “Намус”та. МТЗ- 1221 тракторын иярләүче звено җитәкчесе Азат Латыйпов “Айсен” тагылма агрегаты белән орлык һәм ашлама ташый. Мөнәвир Камаев “Амкадор” тракторы белән орлыкны чәчү комплексына бушата. Чәчү бер гектарга 100 килограмм исәбеннән катлаулы ашлама кертеп башкарыла.
– Быелгы җәй коры килде, уңыш мулдан, дип әйтеп булмый. Шулай да яңгырлар безнең басуларны урап узмады. Май аенда – 4,5 мм, июньдә – 6 мм, июль аенда 20 мм явым-төшем булды. Бөртеклеләрнең гектар биреме 15,7 центнер тәшкил итте. Икмәкне өченче класс белән турыдан-туры Актаныш элеваторына тапшырдык, – ди агрофирма агрономы Рамил Мөслимов.
– Быел, яңгырлар булмагач, урак тиз төгәлләнде, булган икмәкне югалтуларсыз җыеп алдык. Бөртеклеләрнең дымлылыгы 11 процентны тәшкил итте. Урып-җыю кампаниясендә 11 комбайн эшләде. Көзге кыр эшләрендә Максим Тазов, Геннадий Смелов, Илсур Сәйфуллин, Мөнәвир Камаев, Илсур Солтанов, Фасыйл Кирамов, Александр Леснов, Азат Латыйповны билгеләп үтәсем килә. Уңган механизаторларыбыз сынатмады, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.
“Намус” агрофирмасында рапс уру бара. Әлеге культура быел 500 гектарда үстерелгән. Август ахырында механизаторлар шикәр чөгендерен алуга керешәчәкләр. Бу культура агрофирма биләгән җир мәйданының 2 мең гектарына чәчелгән. Татлы тамыр культурасының уңышы зур булыр, дип көтә намуслылар.
Механизаторларның күңелләре көр. Җир-ана, корылык булса да, уңышсыз калдырмады. Урып-җыю төгәлләнгәч, шифалы яңгырларын да бирсен иде!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев