Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр "Яшел Мөслим" акциясендә катнашты

Россиядә Волонтер елы бара. Бу –  битараф булмаган кешеләрне  Мөслимдәге, урамыбыздагы экологик хәлне яхшыртуга җәлеп итү өчен әйбәт чара.

      27 июнь көнне “Яшел Мөслим – Зеленое Муслюмово” проекты кысаларында юл буена утыртылган агачларга су сибелде. Әлеге зур чараны район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, “Мизгел” яшьләр үзәге оештырды. Башта без ай дәвамында үзебез генә су сибеп йөрдек. Әмма 10-15 кеше генә хәлне үзгәртә алмый. Шуңа күрә күләмле акция оештыру кирәк булды. Чакыруыбызга битараф калмаганнар Пушкин скверына җыелды һәм кичке 8дән 9 сәгатькә кадәр 70ләп кеше Пушкин, Тукай, Октябрь урамнарына утыртылган 700ләп агачны су белән туендырды. Акциядә оешма-предприятие җитәкчеләре дә катнашты. Алар үзләре белән балаларын да алып килгәннәр иде. Балалар агачларга гына түгел, шәхси ихаталар каршында үсеп утыручы чәчәкләргә дә су сипте. Бу акция кечкенәләрдә табигатьне саклау теләге уяткандыр дип уйлыйбыз. 
      Сибү өчен суны махсус машиналарда китерделәр. Чараны оештырырга ярдәм иткән, аннан читтә калмаган һәр кешегә рәхмәтлебез. Бу акция әле соңгысы булмас, тагын да күбрәк катнашучыны җыяр, дип ышанабыз. 
Йортларыгыз янында үсүче агачлар сезнең кайгыртуга мохтаҗ. 
       Эльвира Исламова. 
       Мөслим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев