Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Ураза гаетен каршы алды

Бүген барча мөселман дөньясы зурлап, Рамазан гаетен бәйрәм итә. Мөслимдәге Җәмигъ мәчетендә гает иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды.

       Аллаһ йортына олысы да, кечесе дә күпләп килде. Гает намазына кадәр Коръән аятьләре, вәгазьләр укылды, дога-теләкләр яңгырады. Вакыт кергәч, дин кардәшләребез, тыгыз сафларга басып, гает намазын укыдылар. Соңыннан бәйрәм коймагыннан авыз иттеләр, Вакыф фонды презентациясендә катнаштылар. 
       Рамазан гаете уңаеннан бүген 13.00 сәгатьтә “Кояшлы Ык” ял зонасында гаилә бәйрәме үтәчәк, 21.30 сәгатьтә “Җәмигъ” мәчете янындагы мәйданда бәйрәм салюты булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев