Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр – "Һөнәри осталык" бәйгесе пьедесталында

Бүген кайсы гына тармакта эшләсәң дә, синнән һөнәри осталык таләп ителә. Чөнки товар җитештерәсеңме син, хезмәт күрсәтәсеңме башкарган эшең заман таләпләренә җавап бирергә, кулланучыны канәгатьләндерергә тиеш. Эшче-хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын бәяләү максатында үткәрелүче төрле бәйгеләр дә шуңа ишарә.

Арча районында алтынчы тапкыр "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең "Һөнәр осталык" бәйгесе узды. Анда "Татавтодор" җәмгыяте Минзәлә филиалының Мөслим участогының инженер-геодизисты Рәсим Сибгатуллин да катнашты. Ул ярдәмчесе Айдер Керимов белән һөнәри осталыгын күрсәтте. Гомуми нәтиҗәләр буенча икенче ел инде пьедесталенең беренче баскычына күтәрелде. Рәсим Сибгатуллинга "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Рәсим - Баланлы авылы егете. Яшьтән үк төгәллеге, саннарны үз итүе белән аерылып тора ул. Шуңа да мәктәпне тәмамлауга Казан архитектура-төзүчеләр университетына юл тота. Автомобиль юллары һәм аэродром инженеры белгечлеге алып чыга. Төрле оешмаларда инженер һәм мастер булып эшләгәннән соң, 2014 елда "Татавтадор" җәмгыятенең Минзәлә участогына инженер-геодизист булып эшкә килә. Башкарган вазыйфасы бик җаваплы һәм зур төгәллек сорый. Юл төзү, өслек салу барышында сакланырга тиешле биеклек, киңлек кебек параметрларны билгеләү, юл салу барышында үтәлергә тиешле кагыйдәләргә контрольлек итү, кулланылучы техникаларның төгәл эшләвен тәэмин итү - болар барысы да инженер-геодизистның вазыйфасы. Рәсим тиз арада җәмгыятьнең иң алдынгы, белемле һәм профессиональ дәрәҗәдәге хезмәткәре булып таныла.

- Вазыйфам һәрвакыт төгәллек, тынгысыз хезмәт таләп итсә дә, хезмәтемне бик яратам. Чөнки көн саен күпме чакырым юл үтелә. Ә үзебез салган асфальт юллардан йөргәндә горурлык хисләре кичерәм, - ди, үз эшен җаны-тәне белән яратучы Рәсим.

Оешмада белемле, үз эшләренең чын остасы булган яшь, энергияле егетләр күп. Җитәкчелек алар арасында Рәсим Сибгатуллинның хезмәтен аеруча югары бәяли:

- Рәсим үз белемен күтәрү өстендә даими эшли. "Пифагор", "Кредо" комплекслы программалар кулланып, юлларның топографик сызымнарын ясый, эш башкарган һәр мәйданның төгәл билгеләнгән урынга туры килүен бәэмин итә. Юлларны кулланылышка тапшыру өчен кирәкле документацияне әзерләү кебек җаваплы вазыйфа да аңа йөкләнгән. Без салган юллар сыйфатлы һәм барлык таләпләргә дә җавап бирә икән, монда Рәсим Әзһәмовичның да өлеше зур, - ди "Татавтадор" җәмгыяте Минзәлә филиалының Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев.

Әгәр дә гаиләдә иминлек, бер-береңне аңлау булмаса, катлаулы һәм җаваплы хезмәттә матур нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Бу яктан ул бәхетле: тылы ныклы, балалары караулы, йорты ямьле. Тормыш иптәше Зилә үзенең сабырлыгы, уңганлыгы, йортта матурлык һәм тынычлык булдыруы белән ярдәм итсә, эштән кайтып керү белән кочагына килеп сыенган улы Альберт һәм кызы Регина аның бәхет кәсәсен тагын да тулыландыралар.

Юл төзелеше барган участокларда кулына төрле приборлар тоткан, күз карашы белән юл өслегенең һәр сантиметрын гына түгел, миллиметрын да күрергә теләгәндәй җитди кыяфәттә басып торучы Рәсимне күрәсез икән, димәк, ул үзенең үтә дә җаваплы һәм кирәкле хезмәтен башкара. "Юлларыбыз һәрвакыт тигез һәм имин булсын," - ди, юл салу остасы.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев