Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр "Без бергә" республика фестиваленең бүләкләү тантанасында катнашты

Казанда “Без – бергә!” республика фестиваленең гала-концерты узды. Республика буенча әлеге бәйгедә 21 мең бала катнашса, гала-концертта сәхнәгә ике меңнән артык бала күтәрелде. Алар арасында мөслимлеләрнең дә булуы сөендерә.

       Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Мизгел” төркеме гала-концертта чуваш биюе белән гран-прига лаек булды. Төркемнең җитәкчесе – Ксения Нәбиева. 
      Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Наира Никогосян, сәнгать мәктәбе укучысы Әминә Вәлиева, лицейдан Гүзәл Зиннурова, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең “Сәйлән” бию төркеме, сәнгать мәктәбенең “Асса” бию төркеме – I дәрәҗә, Г. Тукай исемендәге мәктәпнең“Йолдыз” бию төркеме – II дәрәҗә диплом алды. Лицейдан  Ләйсән Мирзасалихова һәм Тат .Шуран мәктәбенең “Мода” мәктәбе III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев