Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә яшәүче Антонида Мортазина юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә

Мөслим авылында гомер итүче Мортазина Антонида Ивановна бу көннәрдә 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Антонида Ивановна, Бөек Ватан сугышы елларында Минзәлә техникумында укып, зоотехник белгечлеге ала. Бөгелмә, Азнакай районнарында умартачылык буенча зоотехник булып эшли. Соңрак Елгабашта, Иске Карамалы машина-трактор станциясендә агроном була. Лаеклы ялга чыгар алдыннан 22 нче партсъезд исемендәге колхозда терлекчелек тармагында хезмәт куя. Кайда гына эшләсә дә, төптән җигелеп тарта.

90 яшьлек юбилее белән Антонида Мортазинаны район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов һәм район ветераннар советы рәисе тәбрикләде. Алар Антонида Ивановнага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләген тапшырдылар, җылы теләкләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев