Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә республика мөселманнарының кышкы спартакиадасы үтте

Мөслим универсаль спорт залында республика мөселманнарының кышкы спартакиадасы үтте. Анда республиканың 17 районыннан 300 дән артык мөселман-спортчы катнашты. Спорт уеннарын ачу тантанасын, дини чараларны башлап йөрүче, Мөслим районы имаммөхтәсибе, "Җәмигъ" мәчете имам хатибы Габделкәрим хәзрәт башкарды. Мөселман кардәшләрне Мөслим муниципаль район башлыгы Р.Х.Муллин сәламләде.

- Бүгенге чара безгә ерак кардәшләр белән танышу мөмкинлеге бирә. Уеннарда катнашкан һәр мөселман үз сәламәтлеген чыныктыру өстендә эшләвен, үзенең спортта да көчле икәнен күрсәтер. Бу дөньяда сәламәт булып, иман белән яшик, - диде Рамил Хәмзә улы кунакларга мөрәҗәгатьитеп.

Спортчылар волейбол, кул көрәше, гер күтәрү, бадментон, канат тарту кебек ярышларда көч сынаштылар. Каршы алудан, уеннарның оештырылуыннан, хөкемдарлар эшеннән һәркем кәнәгать калды. Әгерҗе районы Ямурза авылыннан килгән төркемнең җитәкчесе Рамазан хәзрәт, мәсәлән, үзенең Мөслимне күзаллавы чын Мөслимнән алган тәэсирләр белән кара-каршы булуын, мондагы мөмкинлекләр киңлегеннән чын-чынлап гаҗәпләнүен белдерде. Удмуртия җөмһүриятенең Можга каласыннан килгән Габдерәшит Нурзадә улы да:

- Рәхәтләнеп татар телендә барган спорт ярышларында катнашам. 50 мең халкы булган шәһәребездә нибары бер мәчет эшләп килә, кардәшләр белән шунда аралашабыз, балаларыбызга дин дәресләре бирергә, туган телебезне сакларга тырышып яшибез. Спорт белән махсус шөгыльләнү юк, шулай да тәнебезне чиста , чыныккан итү өчен булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйбыз, - дип, фикерләре белән уртаклашты.

Көн дәвамында барган олы бәйгенең җиңүчесе булып Мөслим мөселманнары командасы танылды. Икенче урында Актаныш, өченчедә - Сарман командалары. Җиңүчеләр аерым уен төрләре буенча да билгеләнде. Һәр җиңүчегә, Мөслим иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән, кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Шулай итеп, көньяк-көнчыгыш районнары спортчылары, үзләренең матур уеннары белән, ерак Удмуртиядән, Татарстанның Кукмара, Әгерҗе, Баулы кебек төбәкләреннән килгән спорт сөюче мөселман кардәшләргә безнең якларда спортка тартылуның көчлерәк, мөмкинлекләрнең югарырак икәнен дәлилләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев