Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә бәйрәм ярминкәсе гөрләде

Бүген банк урамындагы мәйданда бәйрәм ярминкәсе узды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе белән бергә промышленность товарлары, көнкүреш кирәк-яраклары да сатылды. "Туган як", "Урожай", "Ык" агрофирмалары, "Фаиза" җитештерү кооперативы, "Батыршин", "Хамадишин", "Шәйхетдинов" хуҗалыклары, гаилә фермалары, шәхси эшмәкәрләр сатып алучыларга терлек һәм кош ите, төрле сөт һәм камыр эшләнмәләре, бал, печән, салам, фураж тәкъдим иттеләр. Сәүдә мәйданында 50 гә якын сату ноктасы эшләде, аларның 20 дән артыгы авыл хуҗалыгы продукциясен сатты. З Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты алдында авыл клублары һәм мәдәният йортларыннан килгән Кыш бабай һәм Кар кызлары, район үзешчәннәре бәйрәм концертын тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев