Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сабантуена Сарман, Азнакай районнарыннан, Башкортостан республикасыннан да чабышкылар һәм юыртаклар килгән иде

Көн үзәгендә Сабантуй халкы янәшәдәге ипподромга күчеп бетте диярлек. Бүген биредә 40ка якын ат узышты. Аларның күбесе – үзебезнең җирлектә тәрбияләнгән атлар. Сарман, Азнакай районнарыннан, Башкортостан республикасыннан да чабышкылар һәм юыртаклар килгән иде. 

       21 юыртак алты заезда узышканнан соң, җиңүчеләр финалда көч сынашты. Узышта Ташлыярдан Айдар Зиннуров үзенең Викинг кушаматлы аты белән финиш сызыгын беренче үтте һәм суыткычка лаек булды. Икенче урында – Сарманнан Әлфия Юнысованың Кронц Чип кушаматлы аты, өченчедә – Мөслимнән Фазаел Вәлиевнең Гамлеты. Шунысын әйтергә кирәк: Мөслимдәге ат спорты мәктәбеннән Фазаел Вәлиев Сабантуйга дүрт юыртак, бизәлгән җигүле ат һәм Маугли кушаматлы пони алып килгән иде. 
       Чиста токымлы чабыш атлары арасында Дусайдан Илдар Гобәйдуллин иярләгән Рашен Аккаунтка (“Муллагалиев” КФХ) тиң булмады. Җирле атлар узышында Башкортостанның Илеш районыннан Руслан Вильдановның Греттасы финишка беренче килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев