Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы архивында - кунаклар

“Архивларга гражданнар нигездә хезмәт хакы турында белешмә алу өчен мөрәҗәгать итә. Ни кызганыч, аларның 30 проценттан артыгына җавап бирә алмыйбыз, чөнки оешмалары документларны тапшырмаган, – диде Мөслимгә эш визиты белән килгән, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

       Ул, район архивында булып, биредә үткәрелгән ремонт эшләрен карады, бүлекнең матди-техник базасы белән кызыксынды, архив фондындагы документларның сакланышына булган таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Гражданнарга күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр төре белән кызыксынды. Гөлнара Габдрахманова Пенсия фондының район бүлеге белән электрон мәгълүмати хезмәттәшлек алып бару, юкка чыккан оешмалар белән эшне дәвам итү кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев