Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кошчылары үсештә

Рафаэль Гыймаевның кошчылык фермаларында төзү һәм төзекләндерү эшләре тәмамлануга таба бара. Ит җитештерүдә кошчы фермерларның өлеше зур. Районыбызның кошчылык тармагы республикада да танылу алды.

Михайловка авылында, элеккеге “Мөслим” агрофирмасы базасында эш башлаган Рафаэль Гыймаев та кошчылык юнәлешенә өстенлек биргән. Фермер төзекләндерү эшләрен тиз тотты. Фермер бер партия чебиләр үстереп сатарга да өлгерде.
– Сезонына 360 мең бройлер чебигә исәпләнгән биш ферма ремонтланды, яңа инкубатор станциясе төзелеп, аларга яңа технологик жиһазлар һәм җайланмалар урнаштырылды. Читлек системасында 300 мең бройлер үстерергә исәплим, – ди Рафаэль Гыймаев.
Рафаэльга хуҗалык эшләре ят түгел. Әти-әниләре дә күпләп мал, кош-корт тоткан. Кечкенәдән эшләп, хезмәт тәмен белеп үскән егеткә үз эшен башлап җибәрүе авыр булмаган. Ә эшне бер башлагач, артка чигенү юк! 
– Җирлегебездәге үсеш – күз алдында. Кошчылык юнәлеше булсынмы, башкасымы – Мөслимне һәр җирдә мактап телгә алалар. Авыл хуҗалыгының район икътисадының нигезен тәшкил итүе бәхәссез. Районда авыл хуҗалыгы тармагына моңа кадәр күрелмәгән инвестицияләр кертелүе дә сөендерә. Бернинди киртәләргә дә карамыйча, тәвәккәлләп, эшкә тотынган фермер Рафаэль Гыймаев районга 300 млн сум күләмендә инвестиция кертте. Эшләре уңышлы булыр, дип уйлыйм. Эшкуарларны юкка гына киләчәкне күрүче кешеләр димиләрдер. Алдагы көнгә өмет белән караучы эшмәкәрләребез күбрәк булсын иде! – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Рафаэль Гыймаевның фермер хуҗалыгында сәгатенә 1,5 мең баш кош-корт чалып, сменасына 15 тоннага кадәр ит җитештерү куәте булган цех эшли. Әлеге цехта эш ел әйләнәсе барачак. Чебиләр, үстерелеп, шушында ук аларны чалу, эшкәртү һәм продукция җитештерү күздә тотыла. Предприятиедә үстерелгән чебиләрдән тыш, башка кошчылык фермаларыннан китерелгән кошлар да мондагы сугым цехы аша узачак. 
– Без тулы циклда эшләргә телибез. Шуны күздә тотып, ябык инкубатор станциясе дә төзелде. Сугым цехы да ясалып бетү алдында. Чебиләрне инкубаторда чыгарып, үстереп, 38нче көннән сугым цехына җибәрәчәкбез. Ит һәм субпродуктлар сатачакбыз. Елына өч мең тонна ит җитештерергә планлаштырабыз, – ди фермер.
Алга таба биредә казылык цехы да төзергә ниятлиләр. Анысы да булыр. Максатчан, тырыш кешеләр һәрчак теләкләренә ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев