Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Модага 60-80 ел киемнәре кайта – Вячеслав Зайцев

"Мин шул елларда ясаган рәсемнәремне үзгәртмим, камилләштерәм генә", - ди дизайнер.


( "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанга, "Мисс-Татарстан" бәйгесенә кунак булып, танылган киемнәр дизайнеры Вячеслав Зайцев килде. Бәйге алдыннан уздырылган матбугат очрашуында ул мода, бу сезонда актуаль булган кием стильләре турында да сөйләде.

"Модага 60-80 еллардагы популяр киемнәр кире кайта. Хәзер яңа образлар эзләү юнәлешендә эшләмим. Мин шул елларда ясалган кием эскизларымны үзгәртмим, бары камилләштерәм генә. Быелгы сезонда классика һәм челтәр бизәкләр актуаль булачак", - диде танылган дизайнер.

Ул шулай ук макияж үзенчәлекләре турында да әйтеп узды.

"Кара тутлы кызларга - кызыл, аксыл кызларга әфлисун төсендәге иннек килешә. Бүген "Мисс Татарстан" подиумына чыгасы кызларның да бу үзенчәлекләре искә алыныр дип уйлыйм", - диде Вячеслав Зайцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев