Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучылары Мөслимнең үзәк урамнарын тәртипләүгә зур өлеш кертә

Районның яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе хезмәткәрләренә җәйге каникулларда мәктәп укучылары да ярдәмгә килә. Пушкин урамында утыртылган чәчәкләрне тәрбияләү, чүпләрне утау белән мәшгуль алар.

Күмәк эш һәрвакыт нәтиҗәле була диләр. Без эшкә килгәндә яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе хезмәткәрләре инде җиң сызганып эшкә тотынган була. Халык телендә Пушкин урамын Мөслимнең Бауманы дип юкка гына әйтмиләрдер ул! Матурлык, төзеклек белән балкыган урамны гөл чүлмәге белән тиңләп булыр иде. Бер генә бөртек чүп тә күрмәссең анда. Шушы гүзәллекне тудырган эшчеләр исә үз хезмәтләре белән лаеклы төстә горурлана ала! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев