Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Бәшәров Ливандагы качаклар лагеренда яшәүче ике баланы опекага алачак

Актер нәни качакларның балачагы бәхетле булсын өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.


( «Татар-информ»). Актер Марат Бәшәров Ливандагы качаклар лагеренда яшәүче ике Сүрия баласын опекага алачак, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Зәкят» ислам хәйрия фонды башлыгы, Мәскәү мөфтие Илдар Аләүтдинов сүзләренчә, актер балаларны опекага алачак Әхмәдкә - 5, Әсмага - 7 яшь.

Актер балаларга ай саен матди ярдәм күрсәтеп торачак. Бәшәров тарафыннан бүленгән акчаларга Әхмәд һәм Әсмага азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар сатып алачаклар. Балаларның икесе дә әтисез үсә.

Киләсе елның гыйнварында Марат Бәшәров Әхмәт һәм Әсма белән очрашу һәм опекунлыкны рәсмиләштерү өчен Ливанга барырга ниятли.

Актер нәни качакларның балачагы бәхетле булсын өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев