Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт боксчылары республика данын яклаячак

Беренче урынга лаек булган егетләр Татарстан җыелмасы составына кертелде.


("Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Казанда 2002-2003 елгы спортчылар арасында бокс буенча Татарстан беренчелеге үтте. Анда «Девон-Юность» бокс клубыннан Әлмәт җыелмасы уңышлы чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Яков Бодрягин (70 кг), Хазар Мехтизаде (46 кг), Назар Мехтизаде (66 кг) беренче урыннарны яуладылар. Рамис Галиев (57 кг), Алмаз Насыйбуллин (75 кг) өченче урынга лаек булдылар. Балаларның тренеры Раджив Низамеев.

Шулай ук «Әлмәтнефть» спорт комплексыннан Сергей Николаев (66 кг) яхшы нәтиҗә күрсәтеп, икенче урынга чыкты. Тренеры - Тимур Димирбеков.

Беренче урынга лаек булган егетләр Татарстан җыелмасы составына кертелде. Алар март аенда Ижевскида узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә республика данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев