Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КЫРЛАР ХРОНИКАСЫ: "Август-Мөслим" агрофирмасындагы эшләр торышы

“Август-Мөслим” агрофирмасы 28396 гектар җирне – элеккеге “Урожай” һәм “Ык” агрофирмалары җирләрен үз эченә ала. Язгы культуралар чәчелгән мәйдан 27691 гектар тәшкил итә.

Агрофирмада пар җирләренә дә аерым игътибар бирелә, алар 769 гектар мәйданны били. Быелгы язгы чәчү кампаниясендә 19394 гектар мәйданда чәчү эшләре үткәрелде. Чәчү өчен югары уңдырышлы, яхшы сыйфатлы, элиталы сортларга өстенлек биргәннәр. Агрофирма буенча 4129 гектарда язгы бодай, 3472 гектарда арпа, 98 гектарда солы, 1112 гектарда борчак, 1003 гектарда кукуруз чәчелде. Шулай ук рапс, көнбагыш, җитен кебек техник культураларга да зур урын бирелде. Уҗым культуралары 3186 гектар тәшкил итә. Агрофирма кырларына ашлама да мул кертелде. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, 1 гектарга – 85 килограмм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев