Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызыл Тау авылы "Россиянең иң төзек җирлеге" бәйгесенең җиңүчесе булды

Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Россиянең Федераль Җыен Федерациясе Советында 14 апрельдә узды. Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кызыл Тау авылы Россия Төзелеш министрлыгы уздырган Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады һәм «Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» исеменә лаек булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Россиянең...

Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Россиянең Федераль Җыен Федерациясе Советында 14 апрельдә узды.

Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кызыл Тау авылы Россия Төзелеш министрлыгы уздырган Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады һәм «Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» исеменә лаек булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Россиянең Федераль Җыен Федерациясе Советында 14 апрельдә узды. Сыйфатлы яшәү тирәлеге булдырган һәм төзекләндерүне яхшыртуга зур өлеш керткән өчен, Татарстан, Башкортстан республикалары, Ростов, Воронеж, Липецк, Белгород, Әстерхан, Кемеров өлкәләре, Краснодар, Ставрополь һәм Хабаровск төбәге муниципаль берәмлек вәкилләренә бүләкләр тапшырылды.

Михаил Мень белдерүенчә, һәрбер төзекләндерү проекты социаль, шулай ук төбәкнең икътисад үсешенә дә этәргеч бирә. Шуңа күрә шәһәр һәм авылларны төзекләндерүгә зур игътибар бирергә кирәк.

«Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» исеменә ел саен уздырыла торган бәйге 1997 елдан башлап үткәрелә һәм иң яхшы башкарма хакимият муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлек нәтиҗәләрен күрсәтә. Иң төзек шәһәр һәм поселок, торак-коммуналь һәм төзелеш өлкәсендәге предприятиеләр тәҗрибәсен берләштерү мәгълүмати-белешмә ресурсларын алмашуга һәм Россия инвестиция-төзелеш өлкәсендә белгечләр арасында эшлекле элемтәләр урнаштыруга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев