Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кремль яр буенда Фотомарафонның иң яхшы эшләреннән фотокүргәзмә ачыла

Күргәзмәдә барлыгы 100 дән артык эш тәкъдим ителәчәк.

«Минем Татарстан» фотомарафоны кысаларында Казанның Кремль яр буенда профессиональ фотографларның һәм һәвәскәрләрнең Татарстанга багышланган фотокүргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә барлыгы 100 дән артык эш тәкъдим ителәчәк. Алар барысы да республикабызның матурлыгын һәм искиткеч истәлекле урыннарын күрсәтергә тиеш. 
Фотокүргәзмәгә керү-ирекле
Хәзерге вакытта фотомарафонда 2000нән артык кеше катнаша, #ПрекрасныйТатарстан хэштегы астында социаль челтәрләрдә катнашучылар бастырган эшләр саны 10000 фотога якынлаша.
Фотомарафон кысаларында проектта катнашучы республика халкы, Татарстан, аның табигате һәм истәлекле урыннары турында кызыклы фотографияләр ясарга өйрәтәләр. Барлык эшләр дә #ПрекрасныйТатарстан һәм #МойТатарстан хэштеглары белән социаль челтәрләрдә чыга. 
Элемтә өчен мәгълүмат:
ВКонтакте: https://vk.com/tatarstantop
Элемтә өчен җаваплы зат: +7(843)266-90-80
#МойТатарстан марафоны сайты: https://openschool.biz/tatarstantop2020/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев