Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Халык әйтә": Кооператив урамында ачык канализация чокырын төшереп җибәргәннәр

“Халык әйтә” дигән яңа рубрикага старт бирәбез. Әлеге рубрикага сез дә үзегез тап булган күренешләрне фотога төшереп җибәрә яки шул хакта безгә хәбәр итә аласыз. 

Фоторәсемдә – район үзәгенең Кооператив урамындагы 152а йорт ишегалдындагы канализация чокыры. “Күзеннән” пычрак су белән тулган чокыр ачык тора һәм бала-чага өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә куркыныч тудыра. Йорт янындагы элеккеге тулай торакның да бәдрәфе сүтелгән, ә урыны күмдерелмәгән. Төшеп китсәң, чыгармын димә! Җаваплы службалар әлеге мәсьәләне тиз арада хәл итәр, дип ышанабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев