Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда авиация заводы бинасының түбәсе җимерелеп, ике машина өстенә төшкән

Җимерекләрне аралаганнан соң, коткаручылар беркемнең дә зыян күрмәвен ачыклады.


(«Татар-информ»). Бүген Казанда авиация заводы бинасының кирпечтән эшләнгән фронтоны ишелеп, тротуардагы ике машина өстенә төшкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән.

Нәтиҗәдә, «Тойота Ланд Крузер» һәм «Дэу Матиз» автомобильләре зыян күргән. Хәзерге вакытта әлеге урында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35нче Федераль янгынга каршы хезмәте Махсус идарәсе һәм 5нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре эшли.

Җимерекләрне аралаганнан соң, коткаручылар беркемнең дә зыян күрмәвен ачыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев