“Каюлы читек” фестивале
Иске Карамалы мәдәният йортында “Каюлы читек” сюжетлы биюләр фестивале узды.
“Каюлы читек” фестивале Мөслим муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчелегендә, Иске Карамалы авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йорты тарафыннан һәр елны Халыкара бию көненә багышланып, Мөслим һәм чиктәш районнар бию коллективлары катнашында бию бәйрәме буларак уза.
Бу фестивальдә 10 яше тулган һәркем коллектив яки аерым, әмма сюжетлы бию белән катнаша ала. Фестивальнең беренче концерты 2013 елның 2 февралендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Гәрәева башлангычында “Камиллеккә чикләр юк” шигаре астында узды. Беренче фестиваль бию сәнгатен яраткан, үзе дә бию төркеме оештырып, яшь буынга бию серләрен өйрәткән, әмма вакытсыз арабыздан киткән авылдашыбыз Руслан Харрасов истәлегенә уздырылды.
Быел 30 апрельдә бездә кунакта Актаныш, Азнакай һәм Мөслим районыннан бию сәнгатенә битараф булмаган, үзләре дә сәхнәдән матурлык бүләк итүче кыз һәм егетләребез, апаларыбыз-абыйларыбыз чыгыш ясады.
Фестивальне Иске Карамалы мәдәният йорты “Сәйлән” бию төркеме (җитәкчесе Айгөл Мәҗитова) “Күңелле балачак” биюе белән ачып җибәрде. Аларны Метрәй мәдәният йортыннан Сабирова Камилә һәм Салихова Азалия (җитәкчесе Фәридә Җаббарова) “Бас әле!” биюе алыштырды. Яңа Карамалы авыл клубы “Тамчы” бию төркеме (җитәкчесе Филиза Фарухшина) “Стиляги” биюен тәкъдим итте. Яңа Усы мәдәният йортыннан Алия Филлипова (җитәкчесе Миләүшә Филлипова) “Мужичок с гормошкой” шаян биюе белән тамашачыны сөендерде. Мухан мәдәният йортыннан (җитәкчесе Илмира Аюпова) Эльвина Гизетдинова “Андижан полькасы” белән чыгыш ясап, өметле биюче үсеп килүен күрсәтте. Актаныш районы Иске Байсар "Җәүһәр“" фольклор ансамбле (җитәкчесе Фәнзилә Хәйриева) “Гармунчыга” бию композициясе белән халкыбызның кичке уеннарындагы шаяруларны тасвирлап бирде, “Чабата” шаян биюе белән күңелләрне күтәрде. Шуганка мәдәният йортыннан Роза Байбатырова, “Биик әле безнеңчә” дип, мари халык шаян биюен күрсәтте. Иске Карамалыдан бу елда 70 яшен тутыручы Рәсимә апа Закирова “Яшьлек тыпырдыклары” биюе белән яшьләргә һич тә сер бирмәячәгенә ышандырды. Азнакай районы Чалпы егете Раил Шаехов “Оныкларга бирешмим” шаян биюе белән үзенең иң оригиналь биюләр башкаручы икәнен раслады, “Егет сүзе ” биюен тамашачы көчле алкышлар астында биетте.Яңа Карамалыдан Айгөл Мәҗитованың ”Кыз күңеле” исә биюдә нәфислек үрнәге булды. Сөякәй авылы егете Руслан Нуриевның “А я девушек люблю” шаян биюенә хәтта тамашачы да кушылды. Иске Карамалы “Сердәшләр” фольклор төркеме (җитәкчесе Әнисә Биктимерова) “Каз канаты каурый-каурый” хореографик композициясен башкарып, эзләнүчән, яңалыкка омтылучан коллектив икәнен күрсәтте, һәм “Эх, җан дускаем” биюе белән фестивальнең концерт өлешен югары тонда төгәлләде.
Фестивальне йомгаклап, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илзир Мадьяров, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты хореографы Индира Тимкина, район мәдәният йорты методисты Булат Хайретдиновлардан торган жюри чыгышларны бәяләү нәтиҗәләрен аңлатты.
“Милли фольклор нигезендә иң яхшы бию куелышы” номинациясендә лауреат исеменә Актаныш районы “Җәүһәр” фольклор бию төркеме лаек булды.
“Иң яхшы хореограф” номинациясендә Айгөл Мәҗитова җиңү яулады.
Барлык катнашучыларга да фестивальнең Дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илзир Мадьяров, коллективларның, биючеләрнең, оештыручыларның һәммәсенә рәхмәтен җиткерде, иҗади уңышлар теләде, фестивальнең дәвамлы һәм катнашучыларның тагын да күбрәк булуларына өметен белдерде.
Әнисә Биктимерова, Иске Карамалы мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев