Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен дә Яңа ел кичәсе оештырылды

27 декабрь көнне район картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен дә Яңа ел кичәсе оештырылды. Бәйрәмдә катнашкан район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, эшмәкәр Ара Григорян һәм аның кызы Ануш әби-бабайларны, апа-абыйларны Яңа ел белән тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерделәр. Эшмәкәр Ара Григорян гаиләсе өлкәннәрнең барысына да күчтәнәч пакетлары таратты. Чара уеннар-җырлар белән үрелеп барды, аларда һәркем теләп катнашты. Концерт-тамаша тулысынча картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев