Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КАБАКЛЫ МАНТЫЙ (РЕЦЕПТЫ)

"Кабаклы мантый" рецептын тәкъдим итәбез.

(Интертат)

Камыр өчен: 750 г югары сортлы он,300 мл су, 1 аш кашыгы кукуруз оны, 1 аш кашыгы манный ярмасы, 1/2 чәй кашыгы тоз, берничә тамчы зәйтүн мае.

Эчлек өчен: 400 г кабак; 400 г башлы суган, 1 чәй кашыгы диңгез тозы (эре), борыч, 1 чәй кашыгы укроп чәчәкләре, 1 аш кашыгы зәйтүн мае.

Эш барышы:

1. Онга кукуруз оны һәм манный ярмасы, тоз өстибез. Бу иң юка камырга да парда пешкәндә ертылырга бирми. Болгатабыз.

2. Уртасында чокыр ясап, әкренләп салкын су агызабыз. Басабыз.

3. Берничә тамчы зәйтүн мае өстибез. Тагын басабыз.

4. Яхшылап басылган камырны савытка салып ризык пленкасы белән каплыйбыз. Эчлекне әзерләгәндә "ял итәргә" калдырабыз.

5. Эчлек ясый башлыйбыз. Кабакны әрчеп, төшләреннән арындырабыз. Вак шакмакларга турыйбыз. Суганны да әрчеп, шакмакларга турыйбыз. Савытка кабак, суган салабыз, тоз, борыч, укроп өстибез.

6. Бер аш кашыгы зәйтүн мае салып болгатабыз.



7. Камырны җәеп шакмакларга телгәлибез. Һәр шакмак уртасына эчлек салып чыгабыз.

8. Кырыйларын тоташтырып, уртасыннан чеметеп алабыз. Кырыйлары ачык кала.

9. Ачык кырыйларын турыпочмак ясап чеметеп чыгабыз.

10. Почмакларын тоташтырып чеметәбез.

11. Һәр мантыйның төбен үсемлек маена батырып алабыз.

12. Мантыйларны пароваркага тезеп, ябык капкач астында 25 минут пешерәбез.

13. Әзер мантыйларга петрушка сибеп була. Томат соусы да бик урынлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев