Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ИНТЕРТАТТАН 21 АЙ КАЛЕНДАРЕ

21 март.

Үсеш алучы ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләргә су сибү һәм минераль ашламалар белән тукландыру. Томат, борыч, баклажан, физалис, кәбестә, хуш исле һәм дару үләннәренең орлыкларын суда җебетү һәм утырту өчен уңай вакыт. Тәрәзә төбендә үстерү өчен кыяр орлыгы чәчәргә була. Томат һәм озын булып үсә торган борыч рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга мөмкин. Шыттыру өчен бәрәңгене таратып куярга була. Яфраклы салат утыртырга мөмкин.

Чәчәк түтәле
Үсемлекләргә су сибү һәм минераль ашламалар белән тукландыру өчен уңай вакыт. Рассада өчен чәчәк орлыклары сибәргә була. Чәчәк рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга мөмкин.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач-куакларны ялгау өчен бик уңышлы вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев