Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илнең барлык ата-аналары Россия мәгариф һәм фән министрына сорау бирә алачак

30 августта онлайн форматта илкүләм ата-аналар җыелышы узачак, чара дүртенче тапкыр оештырыла, дип яза "Татар-информ".

30 августта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева илкүләм ата-аналар җыелышын уздырачак. Әлеге җыелыш дүртенче тапкыр оештырылачак. Узган еллардагыча, чара видеоконференция форматында узачак. Әлеге министрлык сайтында онлайн трансляция дә булачак, димәк, җыелышны дөньяның төрле нокталарыннан күзәтеп булачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия җыелышы ярдәмендә ата-аналарның фикерләрен, кызыксындырган мәсьәләләрен, гамәлдәге проектлар һәм программаларның нәтиҗәлеген ачыклый алачак.

Министрга сорауларны хәзер үк биреп була. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында "Бөтенроссия ата-ана җыелышы" (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлеге эшләп килә. Барлык сорауларны әлеге сылтама буенча калдырырга мөмкин.

Чараның генераль партнеры - Гаиләгә ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау буенча ата-аналарның илкүләм ассоциациясе (НРА), диелә министрлык хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев