Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүчеләргә Шәмсетдиновлар гаиләсенең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды

"Мизгел" яшьләр үзәгендә Хәләф Шәмсетдинов призына шахмат ярышлары узды. Әлеге турнир быел 17 тапкыр үтте. Ярышларны, күренекле райондашыбыз Хәләф Шәмсетдиновның балалары - Лилия, Айрат һәм Айдар Шәмсетдиновлар оештырды. Анда Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Азанакай районнарыннан шахмат сөючеләр катнашты. Биш номинациядә узган ярышларда 50 гә якын кеше катнашты. Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында мәрхүмнең тормыш иптәше Альбина Шәмсетдинова, бертуган Шәмсетдиновлар, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, Татарстан халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов катнашты. Җиңүчеләргә Шәмсетдиновлар гаиләсенең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Шулай ук Шәмсетдиновлар көн дәвамында, ярышларда катнашучыларны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән кунак иттеләр. Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә:ирләр арасында 1 урынга Актаныштан Регинат Нуриәхмәтов, 2 урынга Мөслимнән Илсур Ялалов, 3 урынга Мөслимнән Илнар Акмалов лаек булдылар. Хатын - кызлар арасында 1 урынны Мөслимнән Людмила Утябаева, 2 урынны Тат Бүләрдән Алисә Вәҗетдинова, 3 урынны Мөслимнән Гүзәл Морзаханова яуладылар. Ветераннар арасында узган ярышларның җиңүчеләре булып: 1 урында Мөслимнән Наил Хамматуллин, 2 урында Иске Вәрәштән Рөстәм нуриев, 3 урында Мөслимнән кузьма Иванов танылдылар.балалар арасында ярыншлар малайлар һәм кызлар арасында үтте. Малайлар арасында: 1 урынны тат Бүләрдән газинур Шәйгарданов, 2 урынны Мөслимнән Адель Агзамов яуладылар, 3 урынны Октябрь авылыннан Мансур Набиуллин һәм Мөслимнән Ринас Макъсутов бүлештеләр. Кызлар арасында 1 урынга Мөслимнән Тәнзилә Фәрхетдинова лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев