Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт өчен түли бел!

Без күптөрле хезмәтләрдән файдаланабыз. Шуларның берсе һәм, мөгаен, иң мөһимедер - торак-коммуналь хезмәтләр. Һәрберебезнең йортына салкын чиста су килә, кулланылганы канализация челтәре буйлап тиешле урынга агызыла. Каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру буенча да җирлегебездә бер проблема да юк.

"Мөслим" идарәче компаниясе күрсәткән әлеге төр хезмәтләрне санасаң, алар шактый. Димәк, техник һәм кеше ресурсы тотыла, финанс чыгымнары да шактый. Гомумән, хезмәт күрсәтү, хезмәт итү бушка була алмый. Түли башлагач кесәгә суга сугуын, тик файдаланган хезмәт өчен түләми ярамаганлыгын барыбер дә аңларга кирәк. Идарәче компания ай саен коммуналь хезмәтләргә түләүләрне анализлый, 3 мең сумнан артыграк әҗәте булган гражданнарның эше мировой судка тапшырыла. Әҗәтлеләр белән алга таба суд приставлары эшли, халыкка уведомление юллана, телефоны булганнарга смс-хәбәр языла һәм торак йортларга рейдлар оештырыла.

Узган елның декабрь азагында суд приставлары һәм идарәче компания вәкилләре тарафыннан чираттагы рейд оештырылды. Суд приставларында 50 гә якын башкарасы эш. Бу - барлыгы 600 мең сумнан артык күләмдә җыеласы акча дигән сүз. Түләмәүчеләр арасында 3 мең сумнан алып 55 мең сумга кадәр әҗәтләре булганнар бар. Идарәче компания директоры Гөлшат Фәхерлегаянова белән суд приставы Кадрия Мөхәмәтдинова Мөслим урамнары һәм йортлары буйлап, ул кичне, әҗәтлеләрне барладылар. Суд карарларын үтәтүчеләргә мөнәсәбәт төрлечә: тыныч кына кабул итүчеләр белән бергә, ишекне дөбердәтеп ябып куючылар да, ишекне ачмый эчтән генә нидер аңлатучылар да бар.Суд карары нигезендә суд приставлары коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре җыелган гражданнарга түләү срогын җиткерәләр, аннан соң да түләмәгән очракта милеккә арест салына. Рейдлар вакытында өйдә булмаганнарга чакыру кәгазе калдырыла. Әлеге рейд нәтиҗәсендә 9 эш төгәлләнеп, 64 мең сум акча кайтарылган. Аннан кала 5 кеше аз-азлап түләү юлы белән 16 мең сум бурычын түләгән. 2017 ел дәвамында исә, суд приставына кергән 45 эш каралып, халыктан 318 мең сум күләмендә акча түләтелгән.

Гөлзәрия Шакирова.

Фонга

Массакүләм мәгълүмат чараларында язылганча, хәзер шәхси кредит тарихына торак-коммуналь хезмәтләр һәм мобиль элемтә өчен бурычлар, шулай ук түләнмәгән автомобиль штрафлары да язылачак. Бу мәгълүматлар банк хезмәткәрләре тарафыннан кредит биргәндә исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев