“Г.Тукай - безнең күңелләрдә” исемле республика конкурсының зона туры узды
14 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган "Г.Тукай - безнең күңелләрдә" исемле республика конкурсының зона туры узды. Аны "Таттелеком" җәмгыятенең Әлмәт зона электр элемтәсе узелы оештырды. Зона турында Мөслим лицееның 7, 8 нче сыйныф укучылары Алсу Харисова, Диана Солтанова, Эльвина Нуриева (җитәкчеләре лицейның татар теле...
14 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган "Г.Тукай - безнең күңелләрдә" исемле республика конкурсының зона туры узды. Аны "Таттелеком" җәмгыятенең Әлмәт зона электр элемтәсе узелы оештырды. Зона турында Мөслим лицееның 7, 8 нче сыйныф укучылары Алсу Харисова, Диана Солтанова, Эльвина Нуриева (җитәкчеләре лицейның татар теле һәм әдәбияты, музыка укытучылары Чулпан Ситдыйкова, Алсу Латыйпова, Эльвира Ситдыйкова, Лилия Заянова) уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Бүләкләрне "Таттелеком" җәмгыятенең генераль директор урынбасары Әлмәт зона электр элемтәсе узелы җитәкчесе Р. Гарифуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев