Реклама
15 март 2016 яңалыклары
-
Мәскәү архитекторлары музейда кунакта
Төрле шәһәрләрдән килгән кунаклар "Мөслим туган як музеен" аеруча ошатып китә. Шушы көннәрдә Казаннан Марат Дәүләтов, Яр Чаллы шәһәреннән Василий Мартынюк белән Елена Тимкина да музейның эшчәнлеге, экспонатлар белән танышты. Мәскәү, Санк-Петербург, Казан шәһәрләреннән килгән бер төркем дизайнерлар һәм архитекторлар да музейдан алган җылы хис-кичерешләрен язып калдырды. Алар аеруча Мөслим...
-
“Г.Тукай - безнең күңелләрдә” исемле республика конкурсының зона туры узды
14 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган "Г.Тукай - безнең күңелләрдә" исемле республика конкурсының зона туры узды. Аны "Таттелеком" җәмгыятенең Әлмәт зона электр элемтәсе узелы оештырды. Зона турында Мөслим лицееның 7, 8 нче сыйныф укучылары Алсу Харисова, Диана Солтанова, Эльвина Нуриева (җитәкчеләре лицейның татар теле...
-
Яңа җитәкче билгеләнде
Дүшәмбе көнне узган район Советының планлаштыру утырышында яңа вазыйфага билгеләнүчеләр тәкъдим ителде. Мөслим муниципаль районы буенча Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе итеп Заһидуллин Ирек Рифович билгеләнде. Ирек Рифович аңа кадәр "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" оешмасында баш инженер булып эшләгән.
-
Кафе ачылды
Бик күпләргә таныш һәм яратып өлгергән "Авылдаш" кибетендә тагын бер яңалык булды. Кичә биредә кафе ачылды. Ачылу тантанасына район җитәкчелеге, эшмәкәрләр мөхтәрәм райондашларыбыз килгән иде. Символик кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар эчкә уздылар. Мөслимнең Катмыш башында халыкка шундый уңайлык тудыручы туклану ноктасы юк иде әле. Кафе заман таләпләренә туры китереп...
-
Язның яме бозылмасын
Район Башкарма комитеты каршындагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте. Анда 2016 елның язгы ташу нәтиҗәләрен киметүгә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль подсистемасын әзерләү турындагы мәсьәлә каралды. Гидротехник һәм инженер-техник корылмаларның торышы канәгатьләнерлек булмау, материал һәм финанс средстволар резервының...