Газетага языл да, телевизор от!
Яңалыклар

Газетага языл да, телевизор от!

2018 елның икенче яртыеллыгы өчен “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең өч һәм анннан да күбрәк басмасына алты айга язылучылар традицион акциядә катнаша ала.

 Газета-журналларга язылучылар арасында 15 йон одеял, 3 цифрлы фотоаппарат, телевизор уйнатылачак. Акциядә катнашу өчен квитанция күчермәләрен “Акция” тамгасы белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 адресы буенча хат белән яисә podpiska@tatmedia.ru адресы буенча электрон почта аша җибәрергә кирәк. Призлар 24 августта уйнатылачак. 
Моннан тыш һәр районда “Татмедиа” җәмгыяте басмаларына иң күп язылучыга да бүләк тапшырылачак.  
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте газеталары: “Авыл утлары” (“Сельские огни”), “Көмеш кыңгырау”, “Туганайлар”, “Казанские ведомости”, “Шәһри Казан”, “Сувар”, “Мәдәни җомга”;
журналлары “Сөембикә”, “Чаян”, “Идел”-“Идель”, “Мәгариф”, “Казань”, “Ялкын”, “Салават күпере”, “”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Сәхнә”, “Татарстан”, “Безнең мирас”, “Сабантуй”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Аргамак”. 
 

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев