Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаризалар бирә аласыз

Мөслим районы буенча Россия Эчке Эшләр министрлыгы бүлеге җинаятьләр, административ хокук бозулар һәм вакыйгалар турында гаризаларны (хәбәрләрне) тәүлек дәвамында кабул итә һәм терки.

Мөслим районы буенча Россия Эчке Эшләр министрлыгы бүлеге җинаятьләр, административ хокук бозулар һәм вакыйгалар турында гаризаларны (хәбәрләрне) тәүлек дәвамында кабул итә һәм терки. Гаризаларны (хәбәрләрне) карау федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актлары белән регламентлана.

Россия Эчке эшләр министрлыгының дежур частьләрендә

– гариза бирүченең имзасы куелган җинаять турындагы гаризалар; граждан тарафыннан телдән сөйләнгән кылынган яисә әзерләнүче җинаять билгеләрен күрсәтүче хәл турындагы хәбәрләр; кылынган яисә әзерләнүче террорчылык актлары билгеләре турындагы мәгълүмат булган аноним хәбәрләр;

– административ хокук бозулар турындагы гаризалар, шулай ук административ хокук бозуны күрсәтүче мәгълүматлар булган телдән җиткерелгән хәбәрләр;

– җинаять билгеләре барлыгын-юклыгын яисә административ хокук бозу турында эш кузгату өчен сәбәпне билгеләү максатында тикшерү эшләре үткәрү кирәк булган вакыйга турында гаризалар яки җинаять билгеләре барлыгын-юклыгын яисә административ хокук бозуны билгеләү максатында тикшерү эшләре үткәрү кирәк булган граждан, вазыйфадагы яисә башка зат тарафыннан телдән җиткерелгән хәбәрләр, шулай ук сак-янгын һәм сак сигнализациясе эшләү турында хәбәрләр кабул ителә.

Зыян күрүче яисә аның законлы вәкиле тарафыннан шәхси гаепләүнең җинаять эше буенча бирелүче җинаять турындагы гариза, гариза бирүче тарафыннан кул куелган җинаять турындагы гариза, административ хокук бозу турындагы гариза, вакыйга турындагы гариза ирекле формада языла.

Гариза бирүче ҖКның 306 маддәсе нигезендә белә торып ялган хәбәр биргән өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтелә.

Гариза бирүче гаризага кирәкле документларны һәм материалларны яисә аларның күчермәләрен, шул исәптән электрон формада, теркәргә хокуклы.

Мөслим районы буенча Россия Эчке Эшләр министрлыгы бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев