Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимнәр ярлылар һәм байлар өчен бәхет чыганагын билгеләгән

Тикшеренүләр авторының берсе Пол Пифф белдергәнчә, акча бәхет китерми, әмма йогынты ясарга мөмкин.


( «Татар-информ»). Финанс яктан хәлле кешеләр үзләре турындагы фикердән уңай эмоцияләр алса, аз керемлеләр аралашудан канәгатьлек хисе ала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Калифорния университетының Америка галимнәре 1519 кеше арасында тикшеренүләр үткәргән.

Галимнәр бәхет китереп чыгаручы эмоцияләрнең мәхәббәт, шатлык, кайгы уртаклашу, горурлык, энтузиазм белән бәйле дип белдерә. Моның өчен аларга "Башка кешеләр турында кайгырту миндә җылы хисләр уята" фразасына бәя бирүләрен сораганнар.

Тикшеренүләр вакытында байларның горурлыктан һәм үзләреннән канәгать булудан бәхетле булулары ачыкланган. Аз керемлеләр өчен мәхәббәт һәм кайгырту хисләре булганда үзләрен бәхетле тоялар.

Тикшеренүләр авторының берсе Пол Пифф белдергәнчә, акча бәхет китерми, әмма йогынты ясарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев