Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәнил Имаметдинов:  “Мин – авыл баласы!”

Яшьләрнең авылда калып туган җирдә хезмәт итүләре сөендерә. Җирлегебезнең киләчәге – алар кулында.

Фәнил кебек егетләр булганда авылларыбызның киләчәге бар. Андыйлар җир җимертеп эшли дә, матур итеп яши дә белә. 
– Шәһәргә күңелем тартмады. Мин – авыл баласы. Кайда үсәсең, сиңа лаеклы урын да шунда, дип, юкка гына әйтмиләрдер. Кечкенәдән үк зур оешмада эшләргә хыялландым, кечкенәдән үк зур техниканы яраттым. Без үскәндә урамнарда зур машиналар берән-сәрән генә иде. Шуларны иярлисе килү теләге көчле булганмы, мин үз дигәнемә барыбер ирештем, – ди Фәнил. 
Фәнил Имаметдинов “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогында машинист булып эшли. ГС-1402 маркалы автогрейдер белән җәйлектә ремонт кергән юл участокларында грунтлы юлларны тигезләү белән мәшгуль булса, кышкы чорда юлларны кардан чистарта Фәнил. 

 

– Фәнил оешмада 2014 елдан бирле хезмәт куя. Ашкынып, ташып торган дәрт һәм көч белән эшкә урнашкан егет бүген дә тәвәкәллеген йодрыгына төйнәп эшли. Эшендә – мактаулы хезмәткәр, гаиләсендә үрнәк ир һәм әти икәнен дә беләбез. Һәрьяклап булган, һәрьяклап килгән ул! Фәнилгә бәя бирер өчен аның эшенә мөнәсәбәтенә игътибар итү дә җитә. Тынгысызлык, җаваплылык бәрабәренә Фәнил кебекләрнең юл участокларында һәрвакыт пөхтәлек, чисталык хакимлек итә. Махсус техниканың бөтен нечкәлекләрен белеп эшли Фәнил. Яссы өслекләрне тигезләү булсынмы, юл полотносы нигезендә грунт өслеген тигез итеп бүлү дисеңме – осталыгына күз иярми. Тирән техник белемгә ия булу өстенә, зур габаритлы автотехника белән оста идарә итә белә, – ди оешма җитәкчесе Илнур Гәрәев. 
 

Мөслим гимназиясенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Фәнил укуын Мөслим һөнәри училищесында дәвам итә. Өч елдан соң траторчы-машинист таныклыгы ала да бик күпләр кебек шәһәргә юл тота. Ләкин туган якны сагыну хисе санаулы гына булган чакрымнарда да үзен сиздерә икән шул. Түбән Каманың “Айпласт” оешмасында бер елга якын эшли дә Фәнил, ныклы карарга килеп, Мөслимдәге юл идарәсенә эшкә кайта. 
– Фәнилнең техникага мөкиббән булуын күреп-белеп тордык. Бертуганым Фәрит Садретдинов училищеда мастер булып эшләгән чорда Фәнилне гел үзе белән йөртә иде. Кечкенәдән үк трактор штурвалы артына утыртып куялар иде үзен. Элеккеге чорда йөрәкле дә булганбыз инде! Курку дигән нәрсәне белмәгәнбез, шуңа Фәнил чыныгып үскәндер, – ди Фәнилнең әти-әнисе Флүн абый белән Нәзирә апа. 

 

Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ күбрәк хәзер. Фәнил дә яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшче һөнәрен үзләштерүенә чиксез шат. 31 яшьтә генә булса да, гаиләсе ишле үзенең. Дүрт кыз әтисе булырга да өлгергән егетебез! Дүрт кызының икесе – игезәкләр. Тормыш иптәше Гөлназ белән төп йортта яшиләр. Әби-бабай янәшәсендә үскән оныклар да дөрес тәрбия ала, өлкәннәрнең үгет-нәсыйхәтен ишетеп үсә. 
– Эшемнән канәгать мин. Ир-ат өчен гаиләдәге татулык, яраткан эшеңнән тәм табып эшләү – иң зур бәхет ул, – ди Фәнил.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев