Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

FIFA 2018 елгы Дөнья Чемпионатына бюджет билетларын арттырырга ниятли

Хәзерге вакытта турнирның төркем этаплары матчына иң арзан билет 1280 сум тора.


( "Татар-информ"). "Россия-2018" оештыру комитеты Халыкара футбол федерациясе (FIFA) белән Россия гражданнары өчен бюджет билетлары санын арттыру турында сөйләшүләр алып бара, дип яза "Известия".

Хәзерге вакытта турнирның төркем этаплары матчына иң арзан билет 1280 сум тора. FIFA барлыгы 350 мең бюджет билеты билгеләгән, шуның 210 меңе сатылуның беренче этабында ук алып бетерелгән.

"Россия-2018" оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин сүзләренчә, арзан абонементлар саны арттырылачак. Хәзерге вакытта FIFA белән сөйләшүләр алып барыла, уңай нәтиҗәләр булыр, ди.

FIFA әлеге мәгълүматны раслады. Россиялеләр өчен 4нче категориядәге билетлар саны тагын 80 - 100 меңгә арттырылырга мөмкин.

Билетларны тере чират белән 13 марттан 3 апрельгә кадәр алып булачак. Алар FIFA.com/bilet сайтында реаль вакыт режимында сатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев