Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшкә кая урнашырга?

Пәнҗешәмбе көнне район мәдәният йортында вакансияләр ярминкәсе узды. Аны район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге оештырды.

Үзәк җитәкчесе Дамир Мөхәммәтдинов әйтүенчә, чараның максаты – эшсез райондашларыбызга – эш, ә оешма-предприятиеләргә квалификацияле хезмәткәрләр булдыру. Бүген хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә 149 эшсез кеше исәптә тора. Фактта районда ничә кеше эшсез ятуын төгәл әйтеп булмый. Шул ук вакытта 180ләп ачык вакансия бар. Коронавирус сәбәпле, яз-җәй айларында исәптә торучылар өстәмә түләү алган. Ләкин сентябрь аенда мондый түләүләр туктатылачак. Ел башыннан мәшгульлек үзәге аша 180ләп кеше эшкә урнашкан. Шуларның 150се – балигъ булмаган балалар. Алар сезонлы эштә хезмәт куя.
 

Сезонлы эш дигәннән, икмәк кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенә хәзер эшчеләр кирәк. Хезмәт, нигездә, сменалы оештырыла. Даими эшкә урнашу өчен вакансияләр дә бар. “Россия почтасы”на да ир-ат һәм хатын-кыз хезмәткәрләр кирәк. Окладтан тыш, премияләр дә була, дип ышандыралар почтада. Район үзәк хастаханәсенә, табиблардан тыш, вакытлыча нигездә хезмәт биналарын җыештыручылар таләп ителә. Шулай ук бер ФАПка фельдшер чакырыла. “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесенә механик һәм машина йөртүчеләр, шулай ук эшчеләр дә кирәк.

Матбугат үзәгенә татар һәм рус телләрен яхшы белүче корреспондентларны чакыралар. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесенә исә урам себерүчеләр таләп ителә.
Кыскасы, эш бар кебек. Әмма чарага килгән райондашларыбыз, эш бирүчеләрнең чыгышын тыңлап бетерү белән чыгып китү ягын карады. Тәкъдим ителгән вакансияләрдәнме, хезмәт хакыннан канәгать булмадылармы – монысын әйтүе кыен.

 

– Мин мондый чараның ничек үтүен күрергә килдем. Үзем, авыл фельдшеры булып эшләп, ялга чыктым. Шулай да әле кызыклы эштән баш тартмас идем. Тормыш иптәшем исә эшсез утыра. Менә аңа эш юллап йөрибез. Районда эш җитәрлек дип әйтмәс идем, бигрәк тә авылларда. Колхозлар беткәч, кеше кая барсын?! – ди Яңа Сәеттән Рәүф абый Кашапов.
Эш эзләүче райондашларыбыз хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә яки атап үтелгән оешмаларның үзләренә барып та белешә ала.

Ләйсән Сабирова.

Фото - Pixabay.com 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев