Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел йолдызларыннан котлаулар: Рузилә Баерханова

Рузилә Баерханова, "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар предприятиесенең теплица хуҗалыгы участок җитәкчесе:

Эшли башлаган елларда теплицаларда 1-2 мең чәчәк үсентесе үстерә алган булсак, быел аларның саны 50 меңнән артып китте. Чыбыкчадан һәм орлыктан куак һәм агачлар үстерергә өйрәнеп киләбез. Быел теплицаларда 400дән артык куак һәм агач үстердек. Күпьеллык чәчәкләр утыртабыз. Алар туган төбәгебезне матурлап, шаулап чәчәк аттылар, гөрләп үстеләр. Бүген чәчәкләр һәм куаклар Мөслимнең үзәк урамнарын гына түгел, оешма-предприятие территорияләрен һәм "Кояшлы Ык" ял зонасын да бизи. Ык буен төзекләндерүгә үз өлешемне кертә алуыма шатланам. Гомумән, эшемне бик яратам. Республика көнендә рәсемемне районның хезмәт даны тактасына куюларын хезмәтемә зур бәя дип кабул итәм. Шөкер, гаиләбез дә түгәрәк. Улыбыз һәм кызыбыз үз гаиләләре белән яши, балалар үстерәләр. Быел тагын бер оныгыбыз туды. Һәркемгә дә шундый бәхетләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев