Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дубайда дөньядагы иң биек кунакханә ачылачак

75 катлы бинаның биеклеге 356 метр.


( "Татар-информ"). Дөньядагы иң биек кунакханә быел Дубайда ачылачак. 75 катлы бинаның биеклеге 356 метр. Бу хакта Time Out Dubai җирле басма хәбәр итә, дип яза "Известия".

Яңа The Gevora отеле әлегә иң биек саналган, биеклеге 355 метр һәм шулай ук Дубайда урнашкан JW Marriott Marquis Dubai кунакханәсеннән биегрәк булачак.

Яңа Gevora отеле Шейх Зайеда урамындагы сәүдә үзәгендә салынган, анда 528 номер һәм дүрт ресторан бар.

Люкс классының иң кечкенә номерлары 46 квадрат метр, иң зурлары - 85 квадрат метр. Яңа кунакханә Якын Көнчыгышта кунакчыллыгы һәм эксклюзив булуы белән мактана алачак, дип ышандырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев