Чүп җыю графигы
Каты көнкүреш калдыкларын җыюны башкаручы "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" оешмасы хезмәткәрләре гравий түшәлгән авыл юлларын саклау максатыннан чәршәмбедән башлап атна азагына кадәр түбәндәге авылларда чүп җыюны кичектереп тора. Чәршәмбе көнне Элемтә, Чия Түбә авылларында чүп җыю башкарылмаячак. Пәнҗешәмбе көнне Иске Чакмак, Метрәй, Ольгино, Әндереш авылларыннан, җомга көнне Тат.Шуран, Крәш Шуран, Каенсаз,...
Каты көнкүреш калдыкларын җыюны башкаручы "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" оешмасы хезмәткәрләре гравий түшәлгән авыл юлларын саклау максатыннан чәршәмбедән башлап атна азагына кадәр түбәндәге авылларда чүп җыюны кичектереп тора. Чәршәмбе көнне Элемтә, Чия Түбә авылларында чүп җыю башкарылмаячак. Пәнҗешәмбе көнне Иске Чакмак, Метрәй, Ольгино, Әндереш авылларыннан, җомга көнне Тат.Шуран, Крәш Шуран, Каенсаз, Торыш, Мари Бүләр, Яңа Сәет, Усаклык, Кырынтаудан, шимбә көнне Яңа Усыдан, якшәмбе көнне Яңа Карамалы, Тат.Бүләр, Бүләк, УрәзмәтЧишмә, Иске Сәет, Сикия, Исәнсеф авылларыннан чүп җыю туктатылып торачак. Калган авылларда эш график нигезендә башкарылачак. Чүп җыю машинасы үзәк урамнан узачак, шунлыктан райондашларыбызның ситуацияне аңлап, чүпләрен бер тирәгә алып килүләре сорала, дип хәбәр итәләр "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" оешмасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев