29 март 2016 яңалыклары
-
Данис Рәхимов нокаут белән чемпион исеменә лаек булды
27 март көнне Аксубай муниципаль районы беренчелегенә кикбоксинг буенча егет-кызлар арасында ачык ярышлар оештырылды. Бәйгедә Мөслим, Аксубай, Нурлат районы, Самара өлкәсе командалары катнашты. Ярышларда райондашларыбыз призлы урыннарга лаек булды: Газинур Шәгалиев белән Алмаз Әгъзамов икенче урыннарны алса, Данис Рәхимов соңгы бәйгене техник нокаут белән төгәлләп, ярышның чемпионы булды. Даниска "Иң...
-
Сәнгать мәктәбе укучылары музейга экскурсиягә бардылар
Мөслим сәнгать мәктәбенең театр сәнгате бүлеге укучылары укытучылары Илмира Гәрәева белән район үзәгендә урнашкан «Туган як» музеена экскурсияга бардылар. Экскурсия барышында районыбызның тарихы, безнең җирлекне үстерүгә зур өлеш керткән җитәкчеләр турында мәгълүмат алдылар. Районыбызның тарихы белән танышу баларның күңелләрендә рухи байлык өстәп тирән хисләр калдырды.
-
"Алтын карусель" бөтенроссия фестиваленә йомгак ясалды
"Талант академиясе" интеллектуаль үсеш үзәге сайтында ике ай дәвамында алып барылган "Алтын карусель" өченче бөтенроссия иҗат фестиваленә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында райондашыбыз да бар. Мөслим лицее укучысы Адилә Җиһангирова "Вокал" номинациясендә беренче урын алды һәм диплом белән бүләкләнде. Адиләнең җитәкчесе - Лилия Заянова.
-
Мөслимдә яшь гаилә 7 баласын алып кайтты
Мөслимнең Михайловка авылында бер гаиләдә җиденче бала туды. Сабыйга әти-әнисе Радмир дип исем кушты. Моңа кадәр бу гаиләдә 3 кыз һәм 3 малай үсеп килә иде. Җирлегебездәге яшь гаиләләр арасында 7нче баласын алып кайткан әле бу беренче очрак кына.
-
Бу атнада Мөслимдә барлыгы 3 никах рәсмиләштерелә
Аның берсе - тантаналы. Зур туй ясап, Мөслимлеләр пар балдаклар алышачак. Тугаш егете белән Сарман районының Саклаубаш авылы кызы да чәчләрен чәчкә бәйләячәк. "Соңгы арада пенсия яшендәгеләр арасында мөнәсәбәтләрен законлаштыру очраклары ешайды. Дүшәмбе көнне 66 яшьлек пар язылышты. Олы яшьтәгеләр арасында никахка керергә теләүчеләрне көтеп калабыз, ишегебез һәрвакыт ачык", -...
-
Янгын сигнализацияләре урнаштырылачак
Иртәгә районның Михайловка, Тугаш, Иске Карамалы, Сөякәй, Метрәй, Баек авылларына Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге чыга. Әлеге авылларда гомер итүче күп балалы 10 гаиләгә автоном янгын сигнализацияләре тапшырылачак. Бүлек хезмәткәрләре мондый җайланмаларны янгын куhкынычсызлыгы максатыннан үзләре үк урнаштырып та китәчәк.
-
Чүп җыю графигы
Каты көнкүреш калдыкларын җыюны башкаручы "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" оешмасы хезмәткәрләре гравий түшәлгән авыл юлларын саклау максатыннан чәршәмбедән башлап атна азагына кадәр түбәндәге авылларда чүп җыюны кичектереп тора. Чәршәмбе көнне Элемтә, Чия Түбә авылларында чүп җыю башкарылмаячак. Пәнҗешәмбе көнне Иске Чакмак, Метрәй, Ольгино, Әндереш авылларыннан, җомга көнне Тат.Шуран, Крәш Шуран, Каенсаз,...
-
Россиякүләм фестиваль
25 март көнне Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында балалар һәм яшүсмерләрнең "МедиаПокорение" исемле массакүләм информация чараларының 7нче россиякүләм фестивале узган. Катнашучылар заманча яздыру һәм фотога төшерү җайланмалары күргәзмәсе белән танышканнар. Үзәк китапханә һәм яшь журналистлар клубы вәкилләре комнан төрле картиналар ясау ысулларын тәкъдим иткәннәр. Фестиваль кунаклары төрле юнәлешләрдә мастер-классларда...