Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел прокуратурага – 295 ел! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Президент Указы нигезендә1996 елдан бирле һәр ел саен 12 гыйнварда Россиядә прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел прокуратурага - 295 ел!

1722 нчы елның 12 гыйнварында Сенат каршында беренче тапкыр генерал-прокурор посты гамәлгә куела. Бөек Петр Указында шулай ук прокурорның вәкаләтләре һәм бурычлары да билгеләнә. Илнең беренче генерал-прокуроры дәүләт эшләрендә Петр I дән кала икенче урында тора.

Мөслим районында прокурор Данис Әхмәтҗанов кул астында биш кеше эшли. Прокуратура хезмәткәрләре, районыбызда законнар үтәлеше сагында торалар, күзәтчелек вазифасын намус белән башкаралар. Аларның тырышлыгы белән хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес вәкилләре мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барыла.

Узган ел район прокуратурасы тарафыннан 500 гә якын закон бозу очрагы теркәлгән, 263 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. 38 административ эш кузгатылып, 154 дәгъва судка җибәрелгән, 31 протест белдерелгән. Гражданнардан кергән 198 мөрәҗәгать каралган. 64 җинаять эше буенча дәүләт гаепләве якланган. Гражданнарның, үз мәнфәгатьләрен яклап, проблемалары белән килә торган дәүләт органы хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнгән. Прокуратураның төп эшчәнлеге дә нәкъ менә шул кеше хокукларын саклаудан гыйбарәт. "Соңгы вакытта килеп туган икътисадый киеренкелек шартларында эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт закончалыкларын бозу күренешләре аеруча актуаль проблема булып тора. Әйтик, күп кенә эш бирүчеләр хезмәткәрне эшкә алганда хезмәт килешүләрен тиешенчә төземиләр, шуның белән Хезмәт кодексы таләпләрен үтәмиләр, ә моның өчен административ җаваплылыкка тарту каралган. Хезмәт хакларын түләү мәсьәләсе дә шулай ук көн кадагындагы проблема булып кала. Аны вакытында яисә бөтенләй дә түләми килгән оешмалар да бар. Югыйсә, Россия Федерациясенең Хезмәт кодексында эш бирүченең коллектив килешү яки эчке хезмәт тәртипләре нигезендә, айга ике тапкырдан да ким булмаган срокта хезмәт хакы түләргә тиешлеге каралган", - ди район прокуроры Данис Әхмәтҗанов.

Прокуратураның ишекләре халыкка һәрчак ачык. Гражданнар бу хокук саклау йортына үзләренең гаризалары белән дә, законны аңлатуны сорап та килә алалар. Әмма һәр җирдәге кебек биредә дә аерым тәртип-таләпләр бар. "Язмача мөрәҗәгатьтә гражданның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, тулы адресы, нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүе, органның яки җаваплы затның исеме, закон, хокук бозылу характеры күрсәтелергә, дата, шәхси имза куелырга тиеш. Тулы мәгълүматлар булмаган һәм язуы ачык укылмаган мөрәҗәгатьләр каралмый һәм аларга җаваплар бирелми. Билгеле, гариза язучыга тиешле ярдәм күрсәтелә. Гаризалар прокуратурада теркәлгәннән соң - 30 көннән дә соң булмаган срокта, ә инде өстәмә өйрәнү һәм тикшерү кирәк булмаганнары 15 көннән дә хәл ителә.

Бөтен дөньяда терроризм һәм экстремизм белән көрәш бара. Бүгенге көндә ул эшчәнлегебезнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Районның хокук саклау органнары тарафыннан алып барылган чаралар бу өлкәдә эшне нәтиҗәле итү мөмкинлеге бирә", - ди Данис Дамирович.

Тынгысыз һәм җаваплы хезмәттә булган прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Алга таба да уңышлар, гаиләләренә иминлек телибез!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев