Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу кызыклы

Берничә елдан Англиядәге барлык автомобильләрдә дә борт компьютеры булачак. Бу максатта әзерләнгән кайбер программаларны исә әкият итеп сөйләрлек. Мисал өчен, аның берсенә Англиянең барлык юллары һәм андагы юл билгеләре кертелгән.

Машинада – борт компьютеры 
Берничә елдан Англиядәге барлык автомобильләрдә дә борт компьютеры булачак. Бу максатта әзерләнгән кайбер программаларны исә әкият итеп сөйләрлек. Мисал өчен, аның берсенә Англиянең барлык юллары һәм андагы юл билгеләре кертелгән. Программа, бер дә ялгышмыйча, автомобильнең кайсы вакытта кайда булуын хәтеренә теркәп бара. Тизлек чикләнгән участок туры килсә, шоферга шуннан да кызурак куарга ирек бирми. Керү тыелган җиргә керми һ.б. Томан, бозлавык кебек климат күренешләрен ул “ясалма юлдаш” аркылы ала һәм тиешле нәтиҗәләр ясый.

Файдалы, әмма кыйммәт
Франциядә, бензинга биштән бер өлеш су кушып, аерылмый торган эмульсия ясау җаен уйлап тапканнар. “Аквазоль” дип аталган мондый катнашма мотор цилиндрын азрак кыздыра, нәтиҗәдә агулы азот оксиды, төтен һәм корым азрак барлыкка килә, мотор бәрәкәтлерәк эшли. Ләкин, катнашма ясауның кайбер технологик кыенлыклары аркасында,  аквазоль әлегә гади бензиннан чак кына кыйбатрак тора ди. 

Сәбәп нидә?
Археологлар Иерусалим янында 1400 ел элек эшләгән бер монастырьның зиратын тикшереп, кызыклы ачыш ясаганнар. Сөякләренә караганда, андагы кешеләр таза гәүдәле булганнар, ләкин барысы да буыннар артритыннан интеккән. Җитмәсә, тез капкачлары ялтырап тора ди. 
Борынгыдан калган китаплар ярдәмендә моның сәбәбе дә ачыкланган: монахлар, көненә алты тапкыр тезләнеп, дога укыганнар, көн саен биек күтәрмә буйлап изге тау куышына төшкәннәр, аның һәр бусагасында йөзәр тапкыр тез чүгәргә тиеш булганнар. 

Аз сарыф итә дисәң дә
Заманча көнкүреш техникасының, телевизор, компьютер, магнитофон, факсларның электр үткәргечен гел тартып алмасаң да була. Бер “кызыл күзе” генә янып калган бәрәкәтле режимда алар энергияне бик аз сарыф итәләр. Еш сүндереп кабызмасаң, аппаратның янып чыгу ихтималы да нык кими. Шуңа күрә, хәзер Америкада һәм алга киткән Европа илләрендә электр өзгеч кнопка турында инде онытып баралар. Әмма, дөнья бик киң булу сәбәпле, бәрәкәтле режимның да тулаем куәте бик зур, барысын кушып санаганда, “кызыл күз”ләр 5 млн квт, ягъни уртача зурлыктагы 5 электростанциянең энергиясен “йоталар” икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев