Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Быелның 5 аенда һәр сыердан сөт савып алу узган елның шул чорына караганда”Трудовик” совхозында 152 кг, М.Горький исемендәге колхозда 161, “Мөслим” совхозында 103, К.Маркс исемендәге колхозда 40 килограммга ким. Тулаем сөт җитештерү “Трудовик”та 1049 ц, “Мөслим”дә 473, М.Горький һәм К.Маркс исемендәге колхозларда 408-183 центнерга кимеде. М.Горький исемендәге колхоз сөтне 485, “Мөслим” һәм “Трудовик” совхозлары 654-663 центнерга ким саталар.

1971 ел.

10 июнь
Җавапсызлык
КПСС райкомы бюросы утырышыннан
Быелның 5 аенда һәр сыердан сөт савып алу узган елның шул чорына караганда”Трудовик” совхозында 152 кг, М.Горький исемендәге колхозда 161, “Мөслим” совхозында 103, К.Маркс исемендәге колхозда 40 килограммга ким. Тулаем сөт җитештерү “Трудовик”та 1049 ц, “Мөслим”дә 473, М.Горький һәм К.Маркс исемендәге колхозларда 408-183 центнерга кимеде. М.Горький исемендәге колхоз сөтне 485, “Мөслим” һәм “Трудовик” совхозлары 654-663 центнерга ким саталар. Бу хуҗалыклар хәтта бүген дә, җәйләүләрдә асрау чоры җитсә дә, сөт савып алу буенча хурлыклы төстә артта сөйрәләләр. Иң соңгы урында – М.Горький исемендәге колхоз. Ике сыерга бер чиләк силос, бер тапкыр башак – савымчылар кыш буена көн саен сыерларга әнә шул кадәр генә азык бирә алуларын бүген дә ачынып исләренә төшерәләр. 
12 июнь
Уңган кошчылар янында
Куйбышев исемендәге колхоз идарәсе каршындагы “Почет тактасы”на кош караучылар Мөҗәллия Юнысова белән Җәүһәрия Идиятуллина рәсемнәре дә куелган. “Комсомол прожекторы”нда да кошчылар турында җылы сүзләр бар. Алар эшли торган ферма Түреш авылында ямьле табигать кочагына урнашкан. Зур каралтылар тирәсендә йөзләрчә тавык казына. 2500 тавыкны бары тик ике генә кеше карый. Мөҗәллия биредә 1956 елдан бирле эшли. Ярым җимерек фермага эшкә килә ул. Тавыклар аз, аларга азык җитми... Хуҗалыкта йомырка җитештерү бары Түреш бригадасында гына алып барыла. Йомырка хәзерләү планын үтәү шушы бригада кошчылары өстенә төшә.
А.Авзалов,
Куйбышев исемендәге колхоз. 
15 июнь
Подписчиклар игътибарына!
Район газетасына бары ярты елга гына язылган кешеләрнең исенә төшерәбез: беренче июльдән подписка срогы чыга. Газета алуда тоткарлык килеп чыкмасын өчен сезнең подписканы озынайтуыгызны сорыйбыз. Язылу бәяләре: 6 айга – 1 сум 56 тиен, 3 айга – 78 тиен. Язылу өчен элемтә бүлекләренә, шулай ук почтальоннарга мөрәҗәгать итегез. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев