Бәхет – күп булуда
“Мин бик тә бәхетле!” дигән уй Булат күңелендә күптәннән йөри. Бәхетле шул, чөнки аның дүрт абыйсы бар! Уйныйм дисә – берсе, дәрес хәзерләшергә – икенчесе, усаллардан якларга – өченчесе, әтисе кебек киңәшләр бирүче иң зур абыйсы да бар бит аның. Шулайда Булат кайчак уйлап куя: бу болгавыр заманда әти-әнисе ничек биш бала алып кайтырга җөрьәт итте икән?
Ничә көн инде әнисенә шул сорауны бирергә талпынып карый, ләкин әнисенең гел вакыты юк. Укытучы кешенең каян вакыты булсын инде?! Я ул дәфтәр тикшерә, я план яза, я берәр укучысының хәлен белешергә китә. Шулай да узган атнада әнисенә үзен кызыксындырган сорауны бирә алды. Әнисе озак кына уйлап торганнан соң, сүзен бик ерактан башлады...
Булат үзе дә белә: аның әнисе бу якларга бик ерактан – Ырынбур якларыннан килен булып төшкән. Әтисе белән әнисенең яшь аермасы да бик күп: 20 яшь! Шулай булуына карамастан, әнисе алар авылына кияүгә чыгуына үкенми, чөнки ул бит биш баһадирның әнисе! Баштагы елларда бик авыр булса да, хәзер инде әнисе ияләшкән. Үз авылым кебек, ди.
Булатның әнисенең хыялы – күп бала үстерү. Ләкин ул шикләнеп кала. Яшь аермасы зур булу сәбәпле, хыялны тормышка ашырып булырмы? Барысы да Ходай кулында, дип белми әйтмәгәннәрдер. Менә гаиләдә биш егет үсеп килә.
Авыр чаклары булса да, рәхәт чаклары күбрәктер әти-әнисенең. Сәламәт балаларның елмаюын күрү, аларның бик яхшы билгеләренә генә укуы бәхет түгелмени?! Хәзер инде Булатның иң зур абыйсы – үзе укытучы. Әтисе белән әнисенең хезмәтен дәвам итүче. Ә Булат 1 класста укый. Аның да, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермичә, абыйлары кебек бик яхшы билгеләренә генә укыйсы килә. Шул хыялны тормышка ашыру өчен үзеннән ике яшькә генә зур булган абыйсы белән ярыша-ярыша укый ул. Абыйсы да Булат кебек фән нигезләрен гел “5”ле билгеләренә генә үзләштерү турында хыяллана икән. Хәзер алар икәүләп тырышачак...
Бүген әти-әниләренең гаилә коруларына – 25 ел. Әти-әниләрен котларга абыйлары да кайттылар. Биш өмет, биш солдат, биш батырның, шау-гөр килеп, бүлмәгә кереп килүен күргәч, әниләре елап җибәрде. Булат кына аңламыйча торды. Куанычтан да елап була микәнни ул?
Гөлназ Гайнетдинова.
Мөслим.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев