Бүген, 5 сентябрьдә, бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Тереза Ана (тулы исеме Калькутталы Тереза Ана, тормышта исеме - Агнес Гонда Бояджи. - ТИ) вафаты -1997 елның 5 сентябрь көненә багышлана, дип хәбәр итә my-Calend.ru сайты.
Һәр ел 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көнен билгеләп үтелү карары 2012 елның 17 декабрендә БМО генераль ассамблеясының 67 нче сессия (58 нче пленар утырышында) кабул ителә. Карар 2013 елның 7 мартында раслана. Россия әлеге бәйрәмне билгеләп үтүгә кушыла.
Әлеге дата БМО га кергән илләрнең хәйриячелек тарафдары булган һәркайсы һәм әлеге илләр гражданнары тарафыннан билгеләп үтелә.
Бүген, Халыкара хәйриячелек көнендә, бу елгы программа кысаларында Россиядә Тереза Ананы искә алу, ярдәмгә мохтаҗларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышулар, хәйрия чаралары булачак. "Күпләр хәйриячелекне ятимнәр, авырулар, йортсызларга ярдәм итү дип кенә аңлый, - диелә матбугат хәбәрендә. - Бу - гыйбадәтханәләргә, тарихи һәйкәлләрне торгызуга, мәгариф һәм дәвалау оешмаларына матди ярдәм дә. Кемнеңдер тормышын аз гына булса да яхшы якка үзгәртә алуыңнан бәхет кичерү бәйрәме дә бу".
Тарихка күз салсак, хәйриячелек көнен билгеләп үтү тәкъдиме белән Венгрия хөкүмәте чыга, һәм, алдарак әйтеп үтелгәнчә, бу истәлекле дата Тереза Ана - агнес Гонда Бояджиның 1997 елның 5 сентябрендә вафат булу көненә багышлана. Сүз уңаеннан, Калькутталы Тереза Ана 1979 елда "Мохтаҗларга ярдәм итү эшчәнлеге өчен" Нобель премиясе белән бүләкләнә.
Нет комментариев