Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бөек Җиңү-2018 батырлары” IV Бөтенроссия әдәби конкурсына гаризалар алу башланды

"Бөек Җиңү-2018 батырлары" IV Бөтенроссия әдәби конкурсына гаризалар алу башланды. Һәр елны оештырылучы бу бәйгегә эпик, тарихи һәм хәрби-патриотик темага хикәяләр, очерклар, шигырьләр, рәсемнәр һәм җырлар кабул ителә. Конкурс Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының һәм Ватаныбыз чикләрен саклаган, локаль сугышларда, хәрби конфликтларда катнашкан илебез хәрбиләренең батырлыгын мәңгеләштерү, яшь буында патриотлык хисләре тәрбияләү, хәрби-тарихи мирасны саклау максатыннан оештырыла.

Конкурста гражданлыгына һәм милләтенә бәйсез рәвештә һәркем катнаша ала. Яшь чикләүләре юк.

Конкурс биш этапта үтә: беренче этап - сайлап алу, 2017 нче елның 25 ноябреннән 2018 нче елның 8 маена кадәр; икенче этап - ярымфиналга чыгучыларны билгеләү, 2018 нче елның 10 июненә кадәр; өченче этап - финалга чыгучыларны билгеләү, 2018 нче елның 10 июленә кадәр; дүртенче этап - җиңүчеләрне билгеләү, 2018 нче елның 1 сентябренә кадәр; бишенче этап - җиңүчеләрне бүләкләү, 2018 нче елның 25 декабренә кадәр.

Конкурсны оештыручылар: Россия хәрби-тарихи җәмгыять, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия дәүләт китапханәсе, "Не секретно" нәшрият йорты.

Конкурс турындагы мәгълүмат - http://героивеликойпобеды.рф сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев