Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ бирүдә яңалыклар көтелә - "Мәгариф" журналы

БДИ биргәндәге гуманитар фәннәргә бәйле яңалыклар кемнәрнедер сөендерер, ә кемнәрнедер - юк. (Казан, 21 июнь, "Татар-информ", "Мәгариф", Рифә Рахман). БДИ биргәндәге гуманитар фәннәргә бәйле яңалыклар кемнәрнедер сөендерер, ә кемнәрнедер - юк. Бер яктан, көтелгән үзгәрешләр инглиз теленнән кала фәннәргә дә таләпләрне үстерә. Моннан соң хәтта кытайчадан да имтихан биреп булачак...

БДИ биргәндәге гуманитар фәннәргә бәйле яңалыклар кемнәрнедер сөендерер, ә кемнәрнедер - юк. (Казан, 21 июнь, "Татар-информ", "Мәгариф", Рифә Рахман). БДИ биргәндәге гуманитар фәннәргә бәйле яңалыклар кемнәрнедер сөендерер, ә кемнәрнедер - юк. Бер яктан, көтелгән үзгәрешләр инглиз теленнән кала фәннәргә дә таләпләрне үстерә. Моннан соң хәтта кытайчадан да имтихан биреп булачак дип фаразлана, ә испан, француз, алман телләрен укытучылар тиз арада белемнәрен күтәрү курсларына җибәреләчәк. Рус теленнән сынауга сөйләмә өлеш кертүгә мөнәсәбәтем - катлаулы. Бер яктан, ул укучыларның алган белемнәрен тагын да киңрәк күрсәтә, һәм яхшы тапшырганнары шул билге белән үзе теләгән уку йортына җиңелрәк керә кебек. Икенче яктан, телдән имтиханда билгеләрне гадел куймауга юл зуррак кала. Димәк, яклаулар булмасын өчен, бу өлешне дә читтәгеләр тикшерергә мөмкин, сайлау юлы белән тагын да күбрәк тикшерүләре дә бар. Ә аларның таләбе, шәхескә бәйле, аерылачак. Әгәр телдән имтиханнар яздырыла икән, аппеляциягә бирү мөмкинлеге калачак, яздырылмаса, юк. Яздыруны оештыру да җиңел эш түгел. Әле бит телдән имтиханны кабул итү өчен генә дә, күпме техника кирәк! Һәм тыңлау өчен дә! Иң зур куркыныч шунда: аның киң аудиториядә йөзләрчә баланың бергә акырышып утыруына әверелүе бар. Дөрес, имтихан вариантларын хәзерләүче Мария Вербицкая балаларга инглизчәдән компьютерлар ярдәмендә сөйләмә имтихан бирү ошады, чөнки нәтиҗәләре югары булды, башка чит телләрдән дә шул тәҗрибәне кулланырга уйлыйбыз, дип ышандыра. Әмма… «Летидор» тикшеренүләре бу сүзнең дөрес түгеллеген күрсәтә: балалар, бер аудиториядә бөтен кешенең кычкыра-кычкыра имтихан бирүе аркасында, уйлый алмаулары, бөтен нәрсәләрне онытулары, кеше сүзе белән буталулары хакында сөйләгән. Минем үземне киләчәктә рус теленнән шундый ук имтихан өлеше кертүләре һәм бигрәк тә рус булмаганнарга, ана телдә белем бирүче мәктәпләрдә ташлама каралмау мәсьәләләре аеруча борчый. Беләбез ки, без русның үзеннән дә хатасызрак язабыз, әмма ана телендәге авазлар тәэсире чит телдәге сөйләмебездә ачык чагыла, эчтән тәрҗемә аша сөйләү үзен сиздерә. Телдән имтихан кертүдән, нигездә, рус балалары отачак, әгәр җирле комиссия тикшерми икән, регионнарда яшәүчеләргә ул аеруча зур авырлык китерәчәк. Имтихан тапшыру методикасын моңа кадәр хәзерләүчеләр, без үзен аклаган юллардан барачакбыз, тугызынчы сыйныфларда рус теленнән сөйләмә имтихан сыналды һәм үзен бик аклады инде, дип белдерә, ягъни дә мәсәлән, балалар аны компьютерлар ярдәмендә бирелгән сорауларны яхшырак аңлаганнар, тема-проблемага җиңелрәк кергәннәр. Кыскасы, чит телләрдән имтихан тапшырганчы, кабул итү юллары хакында ныклап уйлап бетерергә, камил методик эшкәртмәләр, күрсәтмәләр хәзерләргә, шулай ук аларга да апробация уздырырга кирәк. Чит телләрдән сынауларны мәҗбүри тапшырту 2022 елдан гына кертелә дип фаразлаганда, әлегә вакыт бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев