Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Август-Мөслим" компаниясе беренчеләрдән булып чәчүгә кереште

Ел башыннан җирлегебездә оешкан "Август-Мөслим" компаниясе быел беренче хезмәт елын башлап җибәрде. Әлеге компания беренче сезон язгы кыр эшләренә аяк атлады. Компаниянең әзерлеге һәм эшчәнлеге белән танышырга муниципаль район башлыгы Рамил Муллин килде. Ул компаниянең техника паркы белән якыннан танышты, андагы эш барышын карады.

Бүгенге көндә "Август - Мөслим" компаниясенә 15 берәмлек техника кайткан, техника паркында яңа кайткан тагылма коралларны җыю һәм көйләү эшләре алып барыла. Чәчүдә 8 чәчү комплексы эшләячәк. Моның өчен Клаас, Ксерион, Акцион тракторлары, Амазона чәчкечләре кайтарылган. Ягулык - майлау материалларына да бүгеннән үк килешү төзеп куелган. Шулай ук, эшчеләрне йөртү өчен ике УАЗ машинасы, 6 берәмлек манипулятор, 2 берәмлек ремонт-сервиз хезмәте күрсәтү өчен машиналар алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев