Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашыгыч ярдәм бүлегенә 78 чакыру һәм мөрәҗәгать булган

Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 78 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Аларның күбесе - йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр, көнкүрештә тән җәрәһәте алучылар. 5 кеше стационарга дәвалауга салынган. "Өлкәннәрдә һәм балаларда кискен респиратор вирус инфекциясе йоктыручылар артса да, безгә грипп килеп җитмәде. Ләкин саклану комачау итмәс. Грипп кисәк кенә температура күтәрелү, ютәл, тамак авыртудан башлана. Мускуллар һәм баш авырта, температура төшкәннән соң, томау башлана. Грипп биш яшькә кадәрге балаларның, авырлы хатыннарның, йөрәк авырулары һәм хроник чирләре булганнарның, өлкән яшьтәгеләрнең өзлегүенә китерүе белән куркыныч. Шуның өчен саклык чараларын алдан күрегез", - дип кисәтә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев