Ана капиталы программасын 2023 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәләр
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы программасын 5 елга озайтырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә "РИА Новости" агентлыгы. Бу хакта журналистларга Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткергән. "Без программаны 5 елга озайтырга тәкъдим итәчәкбез. Бу хакта Хөкүмәткә хәбәр иттек. Хәзер аның буенча берничә йөкләмә алдык. Хәзер...
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы программасын 5 елга озайтырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә "РИА Новости" агентлыгы. Бу хакта журналистларга Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткергән. "Без программаны 5 елга озайтырга тәкъдим итәчәкбез. Бу хакта Хөкүмәткә хәбәр иттек. Хәзер аның буенча берничә йөкләмә алдык. Хәзер бу юнәлештәге эшне дәвам итәбез, барлык нечкәлекләрен карыйбыз", - диде Топилин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев