Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Al Habtoor Group компаниясе Татарстанда эшчәнлек башларга җыена

Компания рәисе Казанга танышу өчен килгән.


( "Татар-информ"). Татарстаннан төрле делегацияләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә була, төрле юнәлешләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Al Habtoor Group компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур белән очрашуда шул хакта искә төшерде.

Встреча с Председателем компании Al Habtoor Group (ОАЭ) г-ном Халафом Аль Хабтуром

"Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - икътисадый элемтәләр үстерү өчен иң уңай партнерларның берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген сезнең ил -нык һәм тотрыклы икътисадлы чәчәк атучы дәүләт".

Рөстәм Миңнеханов 2017 ел ахырында Дубайда булып, анда төрле нәтиҗәле очрашуларда катнашуын да җиткерде.

Встреча с Председателем компании Al Habtoor Group (ОАЭ) г-ном Халафом Аль Хабтуром

"Татарстан төрле юнәлешәләр буенча хезмәттәшлек итәргә әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең холдинг - иң эреләрнең берсе, Al Habtoor Group уникаль объектлар төзелешендә үзен күрсәтте, сезнең алымнар безгә ошый".

Встреча с Председателем компании Al Habtoor Group (ОАЭ) г-ном Халафом Аль Хабтуром

Al Habtoor Group компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур инвестицияләү проектлары турында хәбәр итте, Казанга танышу өчен килүен җиткерде. Алар ТР Инвестицион үсеш агентлыгында, ИТ-паркта булган. Тагын "Казан-Арена" стадионына, Иске Татар бистәсенә экскурсияләр планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев